+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 август 2022, 09:11

Искиткеч шәп экскурсия булды!

Ил Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда бик күп эшләр башкарыла.

Искиткеч шәп экскурсия булды!
Искиткеч шәп экскурсия булды!
Күптән түгел республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кристина Недорезова 31 пенсионер өчен "Башкортстанда озын гомерлелек" программасы кысаларында Шүлгәнташ мәгарәсенә бушлай сәяхәт оештырды.

Төркем бик канәгать калды. Җәмәгатьчелек республика җитәкчелегенә өлкән яшьтәге кешеләр өчен шундый сыйфатлы ял итү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерә.

«Безнең өлкән яшьтәге туристлар искиткеч уңай эмоцияләр кичерде. Бай тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр исеменнән зур рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәркем, миңа килеп: "Шундый могҗизалы экскурсия өчен кемгә рәхмәт әйтергә?" дип сорады. Мин "Башкортстанда озын гомерлелек" программасы өстендә күпсанлы кешеләр эшләгәнен беләм. Бу - искиткеч республика проекты, мин аның белән горурланам, хезмәттәшләрем. Барыгызга да хезмәтегез, кешеләргә бәхетле җәйге көннәр бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт», - дип язган Кристина Недорезова.

Экскурсиядә катнашучылар фикере:

Люция Шәрипова: "Республика Башлыгына, Шүлгәнташ музее администрациясенә рәхмәт әйтәсем килә. Искиткеч интерактив музей. Без бик канәгать".

Нәҗибә Юнысова: "Сәфәр искиткеч. Бик мавыктыргыч. Бигрәк тә озын гомер кичергән өлкәннәргә менә шундый матурлыкны күрергә кирәк. Миңа 80 яшь, мин беренче тапкыр килдем. Проектка, Радий Фәрит улына рәхмәт. Әле монда эшләнәсе эшләр калган, әмма барысы да эшләнер дип уйлыйм».


Автор:Резеда Галикәева
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Искиткеч шәп экскурсия булды!
Искиткеч шәп экскурсия булды!
Автор:
Читайте нас: