-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 август 2022, 14:36

Яшь әни бизнесын киңәйтәчәк

Аңа бу максатында Лизинг фонды ярдәм итәчәк.

Яшь әни бизнесын киңәйтәчәк
Яшь әни бизнесын киңәйтәчәк

Башкортстан Республикасының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча агентлыгының Лизинг фонды шәхси эшкуар Диана Мансуровага финанс ярдәме күрсәтте, бәясе 800 мең сумнан артык булган кафе өчен җиһазларны лизингка бирде. Эшкуар яңа перспектив эшчәнлеген үзләштерергә һәм өстәмә эш урыннары ачарга планлаштыра. Лизинг ярдәме Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

- Ташламалы лизинг - бизнеска дәүләт ярдәменең нәтиҗәле коралы, бигрәк тә хәзер, агымдагы икътисади шартларда. Ул Башкортстан территориясендә теркәлгән эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен бирелә. Финанслау 5 елдан да артык булмаган вакытка 4 миллион сумга кадәр тәшкил итә, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Тәтешле районыннан эшкуар Диана Мансурова 2017 елдан бирле эшли. Йорт шартларында тортлар һәм пирожныйлар җитештерүдән башлаган ул. Соңрак ике пекарня ачып, 4 эш урыны булдырган. Хәзерге вакытта Диана Фәнис кызы бала карау буенча декрет ялында. Бизнесны киңәйтү һәм район үзәгендә кафе ачу идеясе белән ул Башкортстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгына мөрәҗәгать итте. Белгечләр аңа кирәкле консультация ярдәме күрсәтте һәм яшь әни өчен лизинг килешүе буенча документларны өенә барып имзалауны оештырды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Яшь әни бизнесын киңәйтәчәк
Яшь әни бизнесын киңәйтәчәк
Автор:
Читайте нас: