Яңа “SOMATOM Confidence” компьютер томографы нурланыш терапиясен планлаштырганда тикшеренүләр башкару өчен бөтен кирәкле мөмкинлекләргә ия.
- Сызыклы тизләткеч белән синхронлаштыру нәтиҗәсендә яңа компьютер томографы сәламәт тукымаларга зыян китермичә генә зарарланган участокта эш итеп, нур терапиясен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, , - дип сөйләде Республика онкология диспансерының баш табибы Адель Измайлов.
Фото: srk.nationalpriority.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Чыганак: https://kiziltan.ru/