+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2022, 10:17

Гаиләләргә балалар укытуда ярдәм булачак

Русия Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль бюджеттан 90 млн. сумнан артык акча җәлеп иткән.  

Гаиләләргә балалар укытуда ярдәм булачак
Гаиләләргә балалар укытуда ярдәм булачак

2023 елда федераль бюджеттан балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурсның сайлап алу өлешендә җиңүчеләр булып 25 оешма билгеләнде.

— Федераль бюджеттан грантның гомум суммасы 90 миллион сумнан артык булачак, шул ук вакытта һәр оешма 2дән 10,4 миллион сумга кадәр алачак. Акчалар ата-аналарны баланы үстерү, тәрбияләү, укыту һәм социальләштерү, үз гаиләсенә тәрбиягә бала алырга теләүче гражданнарны консультацияләү буенча хезмәтләр күрсәтүгә юнәлтеләчәк, — ди Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Конкурста бөтен илдән 213 белем бирү оешмасы җиңүче булган, шулар арасында Башкортстанның 25 оешмасы. Проект кысаларында һәр ата-ана балаларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләре буенча белгечләрдән консультация алырга мөмкин. Бу эш консультация үзәгендә яисә дистанцион рәвештә шәхси кабул итүдә уздырыла.

Моннан тыш, белгечләр ерак урнашкан авылларда яшәүче ата-аналар өчен дә консультацияләр үткәрә ала. Җиңүчеләр турында мәгълүмат Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы сайтында урнаштырылган:
https://docs.edu.gov.ru/document/d4ef12a5bf655d871d6a3c5a189ca3/

Автор:Ләйсән Якупова

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Гаиләләргә балалар укытуда ярдәм булачак
Гаиләләргә балалар укытуда ярдәм булачак
Автор:
Читайте нас: