+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 август 2022, 10:07

"Минем бизнес" үзәге тренинг үткәрде

Ил Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгының «Минем бизнес» үзәге Салават шәһәрендә эшкуарлар өчен бушлай «Проект белән идарә итү» тренингы үткәрде.

"Минем бизнес" үзәге тренинг үткәрде
"Минем бизнес" үзәге тренинг үткәрде
Тренинг барышында эшкуарлар проектлар белән идарә итүнең база күнекмәләрен һәм проект эшчәнлегенең төп процесслары буенча белем алды.

Экспертлар проектның максатларын ничек билгеләргә, аның концепциясен булдырырга, проектларның нәтиҗәлелеген күзәтеп торырга, аларның икътисадын планлаштырырга һәм рентабельлелеген бәяләргә, шулай ук командалар, эш төркемнәре булдырырга һәм хезмәткәрләрне мотивацияләргә кирәклеген сөйләде.

Тренингның гамәли өлеше, проект белән идарә итү инструментларын кулланып, проектны тормышка ашыру планын төзү булды.

фото: башньюс

Автор:Резеда Галикәева

 

Чыганак:https://kiziltan.ru/

"Минем бизнес" үзәге тренинг үткәрде
"Минем бизнес" үзәге тренинг үткәрде
Автор:
Читайте нас: