+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2022, 11:27

Рационализатор буласың киләме?

Башкортстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучылар рационализаторлык үзәкләре ача алачак.

Рационализатор буласың киләме?
Рационализатор буласың киләме?

«Хай-Тек кайнау нокталары» һәм «Рационализаторлык нокталары» буенча корпоратив үзәкләр булдыру өчен гаризалар җыю дәвам итә. Алар «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (WorldSkills Russia)» ярдәме белән ачыла. Предприятие хезмәткәрләре эш процессларын оптимальләштерү өчен үз идеяләрен кертеп, җитештерү культурасын үстерүнең яңа форматы бу.

— Бүген бизнеста яңа технологик идеяләр генә түгел, ә әлеге идеяләрне гамәлгә кертү процессын оптимальләштерү, предприятие хезмәткәрләренең тәкъдимнәре, идеяләре дә мөһим. Шуңа күрә безнең төбәк предприятиеләре җитәкчеләренә мондый корпоратив рационализаторлык үзәкләре булдырырга кирәк дип саныйм, — диде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Рационализаторлык нокталары хезмәткәрләрне рационализация процессына күпләп җәлеп итүгә һәм аларга рационализаторлык эшчәнлегенең төп ысулларын үзләштерергә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Шулай ук мондый нокталар эксперт сессияләре һәм хезмәткәрләр өчен укыту рәвешендә ярдәм алу мөмкинлеге бирә.

Фото: original-present.ru

Автор:Резеда Галикәева
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Рационализатор буласың киләме?
Рационализатор буласың киләме?
Автор:
Читайте нас: