+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2022, 13:34

Гомумдәүләт проектына 13 миллион сум бүленде

Башкортстан Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында 13 миллион сум чамасы акча бүленде.

Гомумдәүләт проектына 13 миллион сум бүленде
Гомумдәүләт проектына 13 миллион сум бүленде

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаилә корылышы үзәге, шулай ук Бәләбәй, Көнчыгыш һәм районара «Семья» үзәкләре 2023 елда федераль бюджеттан балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс сайлап алуда җиңүче булдылар.

Министрлык карамагындагы оешмалар конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча 2,6-5,2 миллион сумга кадәр ярдәм алачак.

- Акча матди-техник җиһазлауга юнәлтеләчәк. Финанслау балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) хезмәт күрсәтүче белгечләрнең, шулай ук гаиләгә балалар учреждениесеннән бала алырга теләүчеләрнең квалификациясен күтәрүгә юнәлтелә, - дип шәрехли Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Анна Таболина.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty
Гомумдәүләт проектына 13 миллион сум бүленде
Гомумдәүләт проектына 13 миллион сум бүленде
Автор:
Читайте нас: