+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
30 август 2022, 08:20

Башкортстан яңа рекорд куярга омтыла!

Республика йортында Русия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең ведомстволар, төзүчеләр һәм банклар вәкилләре белән киңәшмә уздырдылар. Очрашу барышында торак төзелеше һәм республикада федераль проектларны тормышка ашыру буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Башкортстан яңа рекорд куярга омтыла!
Башкортстан яңа рекорд куярга омтыла!

- Катлаулы ике пандемия елына карамастан, Башкортстан "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектын, аның инфраструктур менюсын һәм «Стимул» программасын тормышка актив ашыруда катнаша. Быел төбәк торакны файдалануга тапшыру буенча рекордлы күләмгә бара - 3 миллион квадрат метр чамасы. Төп бурыч - республикада күперләр төзү, бу Уфа агломерациясе үсешенә өстәмә стимул булачак һәм республика халкы өчен сыйфатлы торак төзү мөмкинлеген арттырачак, - диде Никита Стасишин.

Башкортстан - федераль үзәк ярдәме белән ел саен файдалануга тапшырыла торган торак санын арттыручы төбәкләрнең берсе, дип билгеләп үтелде.

Бюджет кредитлары ярдәмендә 19,6 миллиард сумлык масштаблы ике проектны гамәлгә ашыру башланды: Нефтекама территориясен комплекслы үстерү һәм Уфаның «Көньяк капкалар» проекты. Алар кысаларында транспорт, социаль һәм коммуналь инфраструктура объектларын яңарту һәм төзү, шулай ук 6,7 миллион квадрат метрдан артык торак тапшыру планлаштырыла.

- Узган елда без 2,9 миллион квадрат метрдан артык торак тапшырдык. Алга таба да актив эшлибез. Хәзерге вакытта тагын 3,8 миллион квадрат метрга якын күпфатирлы торак төзелеше бара һәм төзү планлаштырыла, - диде Башкортстан Хөкүмәте Рәисе Андрей Назаров.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Башкортстан яңа рекорд куярга омтыла!
Башкортстан яңа рекорд куярга омтыла!
Автор:
Читайте нас: