+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2022, 09:55

«Евразия икътисади үзәге» проекты кайчан гамәлгә ашырылачак?

Мәскәүдә Русия Финанс министрлыгы каршындагы Фәнни-тикшеренү институтында «Евразия икътисади үзәге» комплекслы инвестицион проектын тормышка ашыру буенча эшлекле очрашу узды.

«Евразия икътисади үзәге» проекты кайчан гамәлгә ашырылачак?
«Евразия икътисади үзәге» проекты кайчан гамәлгә ашырылачак?
Проектның идеяләрен һәм эшләнмәләрен Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов тәкъдим итте. Очрашуда, шулай ук, Икътисади үсеш министрлыгы һәм республиканың Стратегик тикшеренүләр институты экспертлары катнашты.

Хәзерге вакытта проект өстендә эшләү ахырына якынлаша. Төбәк җитәкчелеге куйган бурыч нигезендә, киләсе ел башына проект эшләнеп бетәргә тиеш.

- Безнең алда комплекслы инвестицион проектны тормышка ашыруның инфраструктур планын эшләү бурычы тора. Ул транспорт, энергетика, логистика инфраструктурасын үз эченә ала. Бу бик мөһим, чөнки кайбер төбәкләр бу инфраструктура чикләүләрен финанс һәм оештыру үзенчәлекләре аркасында җиңә алмый. Бу этапны бер ай эчендә тәмамлау мөһим, - дип белдерде Рөстәм Моратов.

Узган очрашу нәтиҗәләре буенча сентябрьдә комплекслы инвестицион проектны Русия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгына тәкъдим итү өчен чыгару турында карар кабул ителде. Якындагы көннәрдә ведомство адресына тиешле мөрәҗәгать җибәреләчәк.

Икътисади үсеш министрлыгында билгеләп үтүләренчә, проектны гамәлгә ашыру ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
«Евразия икътисади үзәге» проекты кайчан гамәлгә ашырылачак?
«Евразия икътисади үзәге» проекты кайчан гамәлгә ашырылачак?
Автор:
Читайте нас: