+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 сентябрь 2022, 09:51

Яшь гаиләләр тораклы булсын өчен

«Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының төп күрсәткече - торак төзелеше күләмен арттыру.

Яшь гаиләләр тораклы булсын өчен
Яшь гаиләләр тораклы булсын өчен

Бу җәһәттән төзелеш тармагының максатлы күрсәткечләренә ирешү өчен төрле чаралар гамәлгә ашырыла.

Тармак белгечләре халыкта сатып алу сәләтенең кимүен билгеләп үтә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен Тәтешле районында "Россельхозбанк" тарафыннан кредит еллык 3,25 процентлы ташламалы ставка белән бирелә. Кредит подряд шартнамәсе буенча электр, су белән тәэмин итү, су бүлеп бирү һәм газ белән тәэмин итү өчен җиһазлар сатып алуга һәм монтажлауга, шулай ук подряд оешмалары белән төзелгән торак йортларны (биналарны) ремонтлауга бирелә.

Моннан тыш, Тәтешле районында билгеләнгән күрсәткечләргә ирешүгә йогынты ясау өчен "Домокомплект" программасы буенча ташламалы займ алып була. Ул 300 мең сумга кадәр 5 елга 5 процент ставкасы белән бирелә. Әлеге программа торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар өчен яхшы ярдәм булды, шулай ук төзелеш тармагына да ярдәм итте.

Әлеге программадан файдаланучыларның берсе - Югары Тәтешле авылыннан Хәертдиновлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Нияз Зөлфәр улы әйтүенчә, «Домокомплект» программасы яшь гаилә өчен бик яхшы ярдәм булып чыккан.

Фото: gtrk.tv

Автор:Гөлия Мөгаллимова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Яшь гаиләләр тораклы булсын өчен
Яшь гаиләләр тораклы булсын өчен
Автор:
Читайте нас: