+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 сентябрь 2022, 09:52

Андрей Назаров: “Башкортстанда быел мәгарифкә 94 миллиард сум бүленде”

Хөкүмәт Премьер-министры укучыларны Белем көне белән тәбрикләде.

Андрей Назаров: “Башкортстанда быел мәгарифкә 94 миллиард сум бүленде”
Андрей Назаров: “Башкортстанда быел мәгарифкә 94 миллиард сум бүленде”
“Бүген парта артына беренче тапкыр бөтен республика буенча 55 меңгә якын беренче сыйныф укучысы утырды. Сезгә - яхшы билгеләр, мавыктыргыч ачышлар һәм зур казанышлар, ә өлкән сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда һәм алдагы тормыш юлында уңышлар телим.

Төбәкнең мәгариф системасын үстерү безнең өчен бик мөһим. Бу - иң күп финансланучы тармакларның берсе. Быел без аны көчәйтүгә республиканың консолидацияләнгән бюджетыннан якынча 94 миллиард сум һәм “Мәгариф” һәм “Демография” гомумдәүләт проектлары кысаларында мәктәпләр төзү һәм реконструкцияләүгә 1,9 миллиард сум федераль акча җәлеп иттек.

Без мәктәпләрне модернизацияләү буенча федераль программага актив кушылдык. 2026 елга кадәр республикада кимендә 398 мәктәп бинасы ремонтланачак. Киләсе елга тагын 197 учреждениене капиталь ремонтлауга 9 миллиард сум җәлеп итәргә планлаштырабыз. Шулай ук шушы көннәрдә тагын 201 бинаны кертү өчен гариза бирделәр.

Бүген Башкортстанда 15 яңа мәктәп төзелә һәм 82се ремонтлана. Концессион килешү нигезендә «Затон-Восточный» бистәсендә зур мәктәп төзелә, Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Уфа районнарында тагын 6 учреждение сайлап алу конкурсын үтте. Уфада математик лицей-интернат төзү планлаштырыла.

Русия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсен үтәп, 1 сентябрьдән Уфа, Күмертау һәм Нефтекамада авиатөзелеш юнәлешендәге инженерлык сыйныфлары ачылды. Концепцияне эшләүче флагман югары уку йорты —Уфа дәүләт авиация техник университеты, ә “ОДК-Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе” индустриаль партнеры булачак.

Мәктәпләрдә патриотик тәрбия бирү көчәйтелә. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров әйтүенчә, бу — бүген төп бурычларның берсе. Әле узган уку елында ук мәктәпләрдә атна саен флаг күтәрә һәм гимн башкара башладылар, ә бу уку елында директорның тәрбия буенча киңәшчесе вазыйфасы кертелә. Сыйныф сәгатьләре кысаларында педагоглар балалар белән әхлак һәм әдәп мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Мәктәпне тәмамлаучылар мөстәкыйль аңлы юлга әзер булырга тиеш, чөнки күпләр алга таба укуны эш һәм гаилә кору белән берләштерә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Андрей Назаров: “Башкортстанда быел мәгарифкә 94 миллиард сум бүленде”
Андрей Назаров: “Башкортстанда быел мәгарифкә 94 миллиард сум бүленде”
Автор:
Читайте нас: