+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь 2022, 09:49

Башкортстанда "акыллы светофор"лар кайчан барлыкка киләчәк?

Башкортстанда интеллектуаль транспорт системасын гамәлгә кертүгә 1 миллиард сумнан артык акча тотынылачак.

Башкортстанда "акыллы светофор"лар кайчан барлыкка киләчәк?
Башкортстанда "акыллы светофор"лар кайчан барлыкка киләчәк?
Быел Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип аталган гомумдәүләт проекты буенча интеллектуаль транспорт системасын гамәлгә кертү башланачак. Ул 2024 ел ахырына эшләтеп җибәреләчәк. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл хәрәкәтенз идарә итүнең 15 үзәге булдырылачак, транспорт агымының 1 350дән артык детекторы, 630 видеокүзәтү камерасы, 460 “акыллы светофор”, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын фотовидеотеркәү комплекслары, метеостанцияләр, алмаш мәгълүмат таблосы һәм башка ярдәмче системалар эшләячәк.

Чараларны тормышка ашыру өчен 1,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Шуларның 850 миллион сумнан артыгы – федераль акчалар. Агымдагы елда проектны финанслауга федераль һәм республика казналарыннан 409 миллион сум бүлү каралган.

Фото: Башинформ агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Башкортстанда "акыллы светофор"лар кайчан барлыкка киләчәк?
Башкортстанда "акыллы светофор"лар кайчан барлыкка киләчәк?
Автор:
Читайте нас: