+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2022, 09:15

Башкортстан илнең иң чиста төбәкләре исемлегенә керерме?

Әлеге башлангычны финанслауга Михаил Мишустин кул куйды.

Башкортстан илнең иң чиста төбәкләре исемлегенә керерме?
Башкортстан илнең иң чиста төбәкләре исемлегенә керерме?

Русиянең дүрттән бер өлешеннән күбрәк төбәге законсыз чүплекләрне бетерү өчен акча алачак. "Экология" гомумдәүләт проектына кергән "Чиста ил" федераль проекты кысаларындагы бу максатка финанслау юнәлеше турындагы боерыкка Премьер-министр Михаил Мишустин кул куйды.

Быел ук эш Русиянең 19 төбәгенең 29 шәһәрендә башланачак, алар арасында Башкортстан да бар, дип хәбәр итә Министрлар кабинеты матбугат хезмәте.

Нәтиҗәдә, 2024 ел ахырына илдә әле чүплекләр урнашкан 483,6 гектар җир рекультивацияләнергә тиеш. Аларны бетерү 5,2 миллионнан артык кешенең тормыш сыйфатын яхшыртачак.

Якындагы өч елда бу эшләрне финанслауның гомум күләме 9,3 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк. Шуның 2,7 миллиард сумы быел бүленәчәк, калганнары алдагы ике ел дәвамында.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Башкортстан илнең иң чиста төбәкләре исемлегенә керерме?
Башкортстан илнең иң чиста төбәкләре исемлегенә керерме?
Автор:
Читайте нас: