+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
1 июль 2021, 09:24

ГТОда кем җиңүче булыр?

Башкортстанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестиваленең төбәк этабы башланды.Шушы көннәрдә Башкортстанда республиканың гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең төбәк этабы старт алды, бу ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Демография» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.     #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

ГТОда кем җиңүче булыр?
ГТОда кем җиңүче булыр?

Башкортстанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестиваленең төбәк этабы башланды.

Шушы көннәрдә Башкортстанда республиканың гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең төбәк этабы старт алды, бу ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Демография» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Спорт чарасы Стәрлетамакның 32нче урта мәктәбе мәйданчыгында уза. Анда 20дән артык команда катнаша.

- Судьяларга - яхшы, сыйфатлы эш, ә катнашучыларга лаеклы чыгыш ясауларын һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләрен телим! - диде "ГТО" комплексының региональ операторы вәкиле Сергей Степанов.

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшьләр быел көз шундый ук фестивальдә катнашачак, әмма инде Бөтенрусия дәрәҗәсендә, ул Кырымда "Артек" Халыкара балалар үзәгендә узачак.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан
ГТОда кем җиңүче булыр?
ГТОда кем җиңүче булыр?
Читайте нас: