+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
6 июль 2021, 09:09

Октябрьский шәһәрендә Боз сарае төзелә

Октябрьский шәһәрендә гомум мәйданы 6,5 мең квадрат метр булган Боз сараен төзү 2018 елның көзендә старт алды. Төзелеш «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт - яшәү нормасы» федераль (төбәк) проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. Шәһәр халкы биредә хоккей, фигуралы шуу, тимераякта шуу белән шөгыльләнәчәк, дип планлаштырыла.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Октябрьский шәһәрендә Боз сарае төзелә
Октябрьский шәһәрендә Боз сарае төзелә

Октябрьский шәһәрендә гомум мәйданы 6,5 мең квадрат метр булган Боз сараен төзү 2018 елның көзендә старт алды. Төзелеш «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт - яшәү нормасы» федераль (төбәк) проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. Шәһәр халкы биредә хоккей, фигуралы шуу, тимераякта шуу белән шөгыльләнәчәк, дип планлаштырыла.

Тыштан спорт корылмасы инде матур булып күренеп тора. Тиздән эчтә дә үзгәрешләр булачак. 800 кешегә исәпләнгән бина эчендә төзелешнең киңлеге гаҗәпләндерә. Боз кыры өчен мәйданчык әзерләнгән, аны Европа үрнәгендә эшләячәкләр. Ул Америка төрендәге шугалаклардан бераз кыскарак, аның каравы шактый киңрәк булачак. Боз аренасының ике ягында тамашачылар өчен трибуналар урнашачак.

- Күп кенә спорт төрләре актив үсеш алган Октябрьский шәһәре өчен бик кирәкле объект ул. Спорт мәктәпләре уңышлы эшли, яңа спорт секцияләре һәм берләшмәләре ачыла. Боз сарае - шәһәр халкының хыялы, - дип шәрехләде спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Октябрьский шәһәрендә Боз сарае төзелә
Октябрьский шәһәрендә Боз сарае төзелә
Читайте нас: